Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җыенда чыгыш ясап, Болгар ислам академиясендә бөтен дөнья буйлап алынган белемнәрнең тупланачагын хәбәр итте.
“Пәйгамбәр безнең арада булачак: аның чәче Ак мәчеттә саклана. Без күптән түгел генә Иранда булдык. Дәүләт музеен карадык, бик күп кулъязмалар, шул исәптән Ибн Фадланныкын да күрдек. Дүрт кулъязма Әл-Болгарига карый. Безгә аларны өйрәнергә, таратырга кирәк. Бәхрәйндә без Барудиның укучылары булган галимнәрне таптык.
Моннан тыш без Сириядән бер документ килүен көтәбез. Ул Казанда нәшер ителгән Коръәннең халыкара стандартларга туры килүен раслый”, - дип хәбәр итте мөфти.