Әниләрне "балалар арасындагы көнчелек хисен ничек киметергә" дигән сорау борчый

29 октябрьдә Татарстанның эшлекле мөслимәләр ассоциациясе һәм мөслимәләрнең Ән Ниса сайты Ислам динен тотучы балалар психологы Хәят Ибраһимова белән очрашу узды. Хәят Ибраһимова дипломлы белгеч, эш тәҗрибәсе 15 елдан артып китә, 3 бала тәрбияли.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 31. Фото:moydom.ru

“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү вакытында әниләр психологка үзләрен борчыган сорауларны биргән. Гадәттә мөселман гаиләләрендә күп бала була. Шуңа күрә дә бик күп әниләрне “балалар арасындагы көнчелек хисен ничек киметергә?” дигән сорау кызыксындырган.

Психологның җававы болайрак булган. Балалар арасында көнчелек хисләре тумасын өчен, игътибарыңны аларның берсенә дә кызганмаска кирәк. Ә көнчелек хисе үзе бер кимчелек булып тора. Бу кимчелекне бетерү юллары турында очрашуда фикер алышканнар да инде. Әгәр бала ямьсез итеп җавап бирә икән, бу инде яшүсмер күчеш чорында үзенең хисләрен йөгәнләп бетерә алмый дигән сүз. Үзен ни сәбәпле шулай начар тотуын ул аңлатып та бирә алмаска мөмкин. Мондый очракларда әни кешегә баласына булган мөнәсәбәтен күрсәтергә, шуның белән баланың бу рәвешле аралашуын туктатырга кирәк, ди психолог.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, өч яшькә кадәр балалары булган әниләрне бала белән йоклау мәсьәләләре борчыган. Бала белән әнкәсе бергә йокларга тиешме, аның файдасы бармы? Беренче айларда бергә йоклау балага да, анага да файдалы икән. Әнкәсе белән бергә йоклау баланы кисәк кенә үлеп китүдән дә саклый икән. Ә ананың баланы имезү белән бәйле процесслары җайга салына.

Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе