Илдар хәзрәт мөфтине наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрдән бәйле булганнарны тернәкләндерү буенча мөселман үзәген ачуга әзерлек белән таныштырды. Әлеге үзәк Алексеевск районында булачак. Бу уңайдан хәзерге вакытта район хакимияте тәкъдим иткән бинага кагылышлы смета төзелә.
Шулай ук Илдар хәзрәт Лаеш районы хакимиятенең Зур Кабан авылында мәчет төзергә җир бирүен хәбәр итте. Әлеге төзелеш чыгымнарын күтәрергә теләк белдергән инвестор да бар.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан инвалидлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Хәзер атнаның һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнендә "Ярдәм” мәчете янындагы спорт мәйданчыгында авыр хәрәкәтләнүче инвалидлар футбол уйный ала. Әлеге уеннардан соң аларга мәчеттә мәҗлесләр үткәреләчәк. Якын арада мөслимәләр өчен "Бизнес леди” дип аталган хатын-кызлар клубын ачу күздә тотыла. Илдар хәзрәтнең әйтүенә караганда, әлеге клуб актив мөслимәләрне иҗтимагый эшләргә җәлеп итү максатыннан оештырыла, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре