
Казанның Левченко бистәсендәге Нәфис Әсгать улы Галләмов исемендәге девиант тәртипле балалар “Ярдәм” мәчетенә килделәр һәм аны карап киттеләр. Аларның үзәккә килүен ТҖ МДНнең хәйрия бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Инде күп еллар буена Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Н. Галләмов исемендәге мәктәптә мәгърифәт эшчәнлеген алып бара.
Тәртипләрендә үзгәреш булган балалар “Ярдәм” мәчете һәм үзәге хезмәткәрләренең эше белән таныштылар, күрмәүчеләр белән очраштылар, аларның чыгышларын тыңладылар. Шулай ук алар Илдар хәзрәтнең вәгазен тыңладылар. Илдар хәзрәт укучыларны яхшы укырга өндәде, өлкәннәргә һәм әти-әниләргә булышырга, җәмгыятьтәге тәртипне сакларга һәм Ватанга тугры хезмәт итәргә чакырды.
Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендәге “Сөләйман” һәм “Ярдәм” мәчетләре Галләмов исемендәге мәктәп укучылары белән актив рәвештә мәгърифәт эшчәнлеген алып бара. Үз чиратында, директор Д. Ю. Кладов балаларга зур игътибар биргәннәре өчен Илдар хәзрәт Баязитовка, Мәликә Гыйльметдиновага, Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт хатлары тапшырды.