Мосафирлар өчен тагын бер гыйбадәтханә

Әлеге минутларда Казан – Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында, ямьле Ык елгасы ярларыннан ерак булмаган урында...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 27
Әлеге минутларда Казан – Уфа юлы өстендә, Татарстанның Актаныш районына караган Пучы һәм Әнәк авыллары арасында, ямьле Ык елгасы ярларыннан ерак булмаган урында мосафирларга гыйбадәт кылыр өчен яңа мәчетнең рәсми рәвештә ачылу тантанасы бара.
Изге йорт Җәлил бистәсендә туып-үскән, Актаныш районындагы Күҗәкә авылы кияве, "Протон” оешмасы генераль директоры Ренат Наил улы Нуретдиновның иганә акчасына төзелде.

Мәчетнең ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Диния нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, казыйлар, мөхтәсибләр, имам-хатиплар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.  
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлеге мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинның сүзләренә караганда, мосафирларга намаз уку, гыйбадәт кылу өчен уңайлы булган андый мәчетләр Казан – Чаллы юлы (Мамадыш районында) буенда моннан берничә еллар элек салынды инде. Хәзерге вакытта Казан – Ульян юлы буенда да мондый изге йорт төзелеп килә. Әмма Оренбург ягыннан килүче юлчыларга әлегә андый мөмкинлек тудырылмаган.
...Моннан 2 ел элек мин җәй көнендә Диния нәзарәтенең ул чактагы матбугат сәркатибе Әхмәт хәзрәт Халиков белән Болгарга барган идем. Ни кызганыч, без юл буенда намаз укыр өчен бер генә мәчетне дә таба алмадык. Дөрес, Пәйгамбәребезнең мөселманнарга бәдрәфханәдән, каберстаннан һәм мунчадан тыш, һәр урында намаз укырга ярый дигән сүзләре бар анысы. Әмма намаз уку өчен тәһарәт тә алырга кирәк була бит әле. Без ул чагында Сокуры авылында төзелеп килүче мәчет янында тәэммүм алып, намазны укыдык укуын. Шулай да күңелдә ниндидер бер нөктә, ризасызлык тойгысы калды.
Мондый ризасызлыкны бер елны Болгарга Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган дин әһелләре дә белдергән иде. Күрәсең, аларның тәнкыйди фикерләрен Татарстан җитәкчеләре дә, иманлы бәндәләр дә ишеткәндер һәм бу юнәлештә эшләр шуңа күрә алга таба баруын дәвам итәдер.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Рәсем язманы бизәү өчен генә куелды

avatar
1 Римма • 17:03, 2012 Июн 27
Әләк түгел, Әнәк авылы
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе