
Россия Транспорт министрлыгы Мисырдан кайткан туристлардан, аэрпорт хезмәте хәбәр иткәннән соң, өч көн эчендә багажларын алуларын сорый. Бу хакта Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Әгәр пассажирлар күрсәтелгән срокта бу шартны үти алмаса, багаж “Россия почтасы”на тапшырылачак”, - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Бүгенгә 7.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан аэропортларына 1760 берәмлек багаж кайтарылган, аларның 631 е хуҗаларына тапшырылган, 344 е Россия почтасы аша җибәрелгән, 785 багаж хуҗаларына тапшырырга әзер. Багаж озак вакытка тоткарланган очракта, 8 (495) 937-55-55 телефоны аша “Внуково” аэропорты белешмә хезмәте белән элемтәгә керергә мөмкин.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча «Корал Трэвел», «Анекс Тур», «Натали Турс» юлламалары белән Мисырга очкан барлык туристлар план буенча кайтты. Мисырда калган татарстанлылар Россиянең башка шәһәрләре аша чартер яки транзит рейслары белән кайта.
«Татар-информ»