Рамазан ае белән бәйле сәфәрне оештыручы Илсөя апа, алдан шылтыратып: "Сездә ифтарларның ничек узуын күрәсебез килә", - дип, татар мохитендә авыз ачарга теләкләре барлыгын белдерде.
Егермеләп дин кардәшебез "Ярдәм"дә авыз ачу мәҗлесендә генә катнашып калмыйча, җәмәгать белән ястү, тәравих намазаларын укыды. Сәхәр ашап, иртәнге намаздан соң юлга кузгалды.
"Без хаҗга барган кебек булдык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын сезгә. Татарстан безгә кыйбла кебек ул", - диделәр. "Ярдәм"леләрне үзләренә кунакка чакырдылар. Кунакларыбызның йөзе ничек балкуын, ихлас теләкләрен мин, мөгаен, җиткереп тә бетерә алмамдыр.
Берничә көн элек "Ярдәм"дә шулай ук Финляндиядән һәм Швециядән килгән язучы-рәссам кызлар авыз ачуда катнашты. Казандагы дуслары аларны, мөселманнарның ничек итеп авыз ачуын күрсәтү өчен, "Ярдәм"гә атап алып килгән иде. Ханна Форслинд, Эмеи Бюрель һәм Дарья Богданска "Россиядә мөселманлык ничек була?" дигән тема белән берләштерелгән график новеллалар яза.
Чит илләрдән килгән кызларны "Ярдәм"дәге масштабка (биредә көн саен 1200 кеше авыз ача, 150-200 кеше сәхәр ашый) шаккатырды. Алар ураза тоту, авыз ачу, дога кылу һ.б. төшенчәләр белән танышты. Ифтар вакытында өстәлләр коручы волонтерларның эшенә сокланды.
Римма Гатина.