Мамадышта мөселман балалары җәйләвенең өченче сменасы башланды

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев хәбәр иткәнчә...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 04
Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев хәбәр иткәнчә, мөхтәсибәттә җәйге мөселман лагерьларының беренче ике сменасы төгәлләнеп, 3 нче смена башланган. Лагерь 1 июльдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шәһәрнең "Әхмәт-Ясәви” мәчете каршында оештырылган әлеге лагерьга 10-18 яшьтәге мәктәп укучылары җыелган.

Мәчетнең имамы Нурислам хәзрәт Газизов сүзләренә караганда, лагерьны оештыруга әлеге мәчетнең төзелешенә дә зур өлеш керткән Хәмид Ясәвиевның ярдәме зур булган. Лагерь программасында гарәп телен үзләштерү, намаз уку тәртибе кертелгән. Дәресләрне мәчетнең имамы Нурислам хәзрәт һәм "Мәхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкерте алып бара. Шулай ук балалар өчен районның ЗАГС бүлегенә һәм "Радуга” икмәк пешерү комбинатына экскурсияләр оештыру каралган дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе