
11 сентябрьдә сәгать 11.00дә Мөслимдә “Яшьлек” спорткомплексы янәшәсендәге мәйданда яңа мәчеткә беренче нигез ташы салыначак. Бу тантанада район хакимияте һәм Татарстан мөселманнарның Диния нәзарәте вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Шул ук көннең икенче яртысында, сәгать 2 нче яртыда, Каенсаз авылында мәчет ачу тантанасы була. Райондашларыбызны һәм барлык дин кардәшләребезне әлеге чараларга көтеп калабыз, дип чакыра Мөслим җирле басмасы.
Чыганак: "Татар-информ"