Мөслим районы имамнары көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне сорый

Бу көннәрдә дин әһелләренең квалификациясен үстерү үзәгендә республиканың Мөслим районы дин әһелләре...

БӘЙЛЕ
2013 Окт 29
Бу көннәрдә дин әһелләренең квалификациясен үстерү үзәгендә республиканың Мөслим районы дин әһелләре үзләренең гыйлемнәрен ныгыта.

Бүген Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләүгә җаваплы урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, үзәктә булып, авылларда эшләүче имамнар белән әңгәмә корды, авыл мәчетләрендәге хәлләрне белеште.

Дини эшчәнлек алып баруга бәйле мәсьәләләргә кагылышлы сөйләшүдә имамнар үзләренең теләк-тәкъдимнәрен әйтте. Аерым алганда, алар мәчетләрне җылытуга, авылдагы яшь имамнарның хезмәт стажын булдыруга кагылышлы гозерләрен җиткерде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның әйтүенә караганда, алга таба да ул үзәккә белем эстәргә килгән һәр район имамнары белән очрашулар үткәрергә һәм аларның теләкләрен мөфтигә җиткерергә ниятли.

Мөслим районында барлыгы 24 имам дини эшчәнлек алып бара. Укырга шуларның унбише килгән. Имамнар үзләре өчен махсус укулар оештырылуга бик рәхмәтле, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе