“Саклаучы” Барсны Болгарга куймауны сорап язылган мөрәҗәгатькә Татарстан “Мөслимәләр” җәмгыяте рәисе Әлмирә Әдиятуллина, Мәскәүдә чыгарылган “Мусульманка” журналының баш редакторы Г.Джемаль, Саратовның “Родник” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хәдичә Бибарсова, Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы әхлак мәктәбе директоры Ф.Фәтхуллина кул куйган.
Хатын-кызлар лидерлары белдергәнчә, Русиядә ислам бишеге булган Болгар шәһәре ислам диненең кыйммәтләре халкыбыз арасында тирән тамырлы булуын күрсәтә. Болгар шәһәре бары ислам дине белән бәйле, шуңа шәһәрдә яки аның янында мәҗүси сыннан кую – Болгар идеясен бетерүгә, бабаларыбыз сайлаган юлны бозуга китерә.
Русия мөслимәләре лидерлары Болгарда сын кую фикере халык белән сөйләшмичә куела алмый дип саный. Шуңа алар Болгарда статуя кую эшен туктатуны таләп итә.
“Татар-ислам” сайтына билгеле булганча, Минтимер Шәймиев Болгарда Барс сынын кую карарын кабул итте һәм статуя Болгар җыеныннан соң елга портында урнаштырыла. Ләкин Болгарда Барс куюга күпчелек халык каршылык белдерә.
Александр Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!