Мәскәүдә зур татар-мөселман комплексы төзү буенча эш алып барыла

Мәскәүдә зур татар-мөселман комплексы төзү буенча эш алып барыла

БӘЙЛЕ
2013 Янв 04
Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Казанда җурналистлар белән очрашып, Мәскәү мөфтияте алып барган эшләр турында сөйләште. Мәскәүдә тулы татар-мөселман комплексы булырмы?

Без хәзер Мәскәүдә мәчет төзергә җирләр алу өчен эш алып барабыз. Бу мәсьәлә башкалада җиңел түгел. Хакимият мөчет өчен җир бирергә теләсә дә, Мәскәү халкында мигрантларга карата каршылык зур. Мәскәүлеләрнең мөселманнарга, безгә карашы тискәре. Анда халык арасында сораштыру үткәргәннәр: мигрантлар Мәскәүдәге халыкның 40 процентын тәшкил итә дип әйтәләр. Безгә башта халык белән эшләргә кирәк. Хөкүмәткә җир бирү җәл түгел, аларда җир күп. Бу хакта бүген Казандагы очрашуда Чувашия Республикасы, Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов хәбәр итте, дип яза татар-информ.

"Безгә Мәскәүдә бер комплекс төзергә кирәк. Аның нигезе татарлардагы ислам булырга тиеш. Бу мәчет кенә түгел, аның янында башка биналар да, татар мәктәбе, татар балалар бакчасы, татар хатын-кызлары күрешеп сөйләшә торган урын булырга тиеш. Татарлар Россиядә икенче милләт, шуңа күрә безгә караш матур. Хәзер Мәскәү янындагы шәһәрләрдә, Подольскидагы мәчетләр безгә карый. Мәскәү мөфтиятендә 12 мәхәллә бар. Без аларның эшен матур гына алып барабыз, яшьләр белән эшләүне алга куябыз. Тагын шундый берничә проект бар. Гомумән, эш бара”, - дип белдерде мөфти хәзрәтләре.
"Үзәк дини идарәдәге эчке эшләргә килгәндә, ул үз эшен матур гына дәвам итә. Безнең беренче урынбасарлыктан бушатылу беркемне дә аптыратмасын. Бу гадәти әйбер. Кешеләр алмашырга тиеш. Ул урында башка кешеләрнең дә эшләп каравы зарур. Без эшебезне матур гына алып барабыз. Мәскәү шәһәренә килгәндә, анда бинабызны рәтләп бетердек. Анда хәзер 140 квадрат метр мәйданлык мәчетебез бар”, - дип сөйләп үтте мөфти.
Чувашиядә бара торган вакыйгаларны яктырткан өчен журналистларга рәхмәт белдереп, мөфти хәзрәтләре болай диде. "Бу мөфтияттәге җитәкчене генә зурлап әйткән әйберләр түгел, анда эшләп килгән мәдрәсәләр, Диния нәзарәте, хәзрәтләр, балалар - аларның барысына да бу бик мөһим. Үз эшләрен сезнең каләмегез, камерагыз аша күрүләре безнең җәмгыятькә кирәк икәнлегебезне күрсәтә. Алар аннан соң тагын да тырышып эшли. Бу кешеләр 7-8 мең сум акчага интузиазм белән эшләп йөри. Мин Мәскәүдән торып күрәм: чыннан да, эшләребез күп икән. Бездә бер елда кырыклап чара уза. Аларны оештыру өчен акча да, хезмәт тә кирәк. Шул конгресс та безнең мөфтият белән килешеп, Болгарда ничәнче ел инде меңәрләгән кешене ашатуны оештырабыз. Бу ышаныч безгә куәт бирә, безне сөендерә, куәтли. Шуңа күрә дә сезнең эшегездә уңышлар телим. Эшегезнең авыр икәнлеген без беләбез”, - диде Әлбир хәзрәт.

Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе