
Бу мәсьәләне карау өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җитәкчелегендәге махсус эшче төркем оештырылды.
Кичә Татарстан мөфтие мөхтәсиб Алмаз хәзрәт Шәрифуллин җитәкчелегендә Чистай районы имамнар төркеме белән очрашты һәм бу районның мөселманнар җәмгыятендәге вәзгыять буенча фикер алыштылар. Бүген Татарстан мөфтие Чистай районы башлыгы белән очраша, дип хәбәр иттеләр Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.
Бүген Комиссия Чистай һәм Түбән Камада мөселманнар җәмгыяте һәм хакимият вәкилләре белән очрашулар үткәрә.
Комиссия эшенә ярдәм итәргә теләүчеләр бу эшкә катнашы булган документларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте хокук саклау үзәгенә җибәрә ала дип хәбәр итте "Татар-информ".