“Мөселман диетасы” дигән китап дөнья күрде

“Мөселман диетасы” дип аталган китап дөнья күрде. Анда мөселман кухнясының бөтен серләре ачыла.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 08
"Мөселман диетасы” дип аталган китап дөнья күрде. Анда мөселман кухнясының бөтен серләре ачыла. Китап авторы Кемаль Озер (Төркия) үзенең бу хезмәтен Коръән киңәшләре һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ашау-эчү буенча әдәбенә нигезләнеп язган. Кемаль Озер фикеренчә, мөселманның чиста һәм сәламәт диетасы әһле исламны гына түгел, бөтен кешелекне коткару рецепты да булырга мөмкин.
Билгеле булганча, ашау-эчү мәсьәләләре ислам әдәбендә төп тема булып тора. Бу тема азык-төлекнең хәләллегенә генә түгел, туклану күләменә һәм ашау вакытында азыкны әрәм-шәрәм итмәү мәсьәләсенә дә кагыла.
Бу китапта кешеләрне симерүдән коткара торган чиста һәм сәламәт туклану моделе тәкъдим ителә. Мөхәммәд пәйгамбәр үзе кулланган һәм Коръән тәкъдим иткән дөрес туклану принциплары ачыла. Әлеге хезмәт ислам кухнясы һәм пәйгамбәрнең туклану принципларын туплаган беренче китап булып тора. Чыганаклар хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд с.г.в. арпа оныннан пешерелгән ипи ашый торган булган. Ул беркайчан да гадәттәгедән артык ашамаган. Һәм кичке ашны калдырырга тәкъдим итмәгән.

Бу хакта www.islam-todey.ruга нигезләнеп, "Татар-информ" хәбәр итте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе