2013 Дек 12
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә татарлар белән очрашты.
Бүгенге көндә Төркиядәге татарларның күп өлеше Искешәһәрдә яши. Искешәһәр провинциясендә 19 гасырда күбесенчә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе җирләреннән күчеп килгән татарлар нигез салган Госмания исемле татар авылы бар.
Бүгенге көндә авылдан күчеп китүчеләр Искешәһәр, Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә торалар дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.