Аның беренчесе – зурлыгы һәм бизәлеше ягыннан Гиннес рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң дәү басма Коръәнне кую өчен махсус бина төзелеп бетеп, аны биредәге халыкка тәкъдир итү чарасын үткәрү булгандыр. Бу бина һәм андагы изге китап шул ук вакытта монда безнең бабайлар тарафыннан ислам динен кабул итүнең истәлекле бер билгесе дә булып тора.
Татар халкы өчен генә түгел, бәлки барлык мөселман өммәтенә кадерле вә якын булган әлеге вакыйга уңаеннан, Болгарга Татарстан җитәкчеләре, Казаннан, башка төбәкләрдән күп кенә имамнар, мөфтиләр, журналистлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Башта Коръәнне Казандагы "Кол Шәриф” мәчетендә хәтем кылу (тулысынча укып чыгу) уңаеннан дога кылу үткәрелде. Аннары биредәге халык төрле төсле ташлардан бизәлеп эшләнгән мозаика панносын карап хозурлану хисләре кичерде. Сокланмыйча да мөмкин түгел Фәрит Вәлиуллин җитәкчелегендәге рәссамчыларның "Болгарлар тарафыннан исламны кабул итү” дигән хезмәтне карагач! Панноның үзәгендә хәләл җефете белән Алмыш хан басып тора, аның янында – хәлифәнең илчесе Ибн-Фадлан, болгар кабиләләре җитәкчеләре. Ул рәсемдә хәлифә Әл-Мөктәдирнең Ибн-Фадланга биреп җибәргән хатын уку мизгеле сурәтләнгән. Алар әрмәннәр эшләгән келәмдә басып тора. Ул чорларда Болгарстанга христианнар дәүләтен тәшкил иткән Әрмәнстанның йогынтысы зур була. Бу чакларда әрмәннәр келәм туку белән дан тота. Багдадтан 921 елда чыгып киткән илчелек, юлда күп маҗаралар кичереп, Идел буе Болгарстанына бары 922 елның май аенда гына килеп җитә. Ибн-Фадлан үзләренең Болгарстанга сәфәрләре һәм болгарларның исламны кабул итүләре турында шактый тәфсилле юлъязма, бәһасыз күп мәгълүматлар калдыра. Шушы язмалар киләчәктә төрле телләрдә (татарча, инглизчә, русча, немецчә, гарәпчә) биредәге күргәзмәгә куелыр дип көтелә.
Ислам динен кабул итү билгесе булган истәлекле корылманың ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясады. Татарстан Президенты ислам динен кабул иткән көннең безнең өчен һәрчак истә тотарга тиешле зур бәйрәм икәнлегенә басым ясап сөйләсә, Минтимер Шәймиев исә шушында догаларыбызны кылып, тагын бер кат тарихыбызны искә төшерүнең мөһим булуына ассызыклап бәян кылды. "Кемгәдер ошыймы ул, юкмы, тик тарихны яңадан язып булмый. Ул – безнең ата-бабайларның язмышы”.-дип билгеләп узды М. Шәймиев. Аннары ул тиздән Болгарда ачылачак мәчетнең хәзергә исеме булмавы,"Ак мәчет” дигән исемнең ошавы турында игълан итте.
Соңрак 800 килограммлы Коръәннең Гиннес рекордлар китабына кертелүе хакындагы сертификат тыюлык җитәкчелегенә тапшырылды.
21 майда Болгарда үткәрелгән чараларның икенчесе – биредә "Икмәк” музее тарихи-этнографик комплексын карау булды. Мондагы халык элеккеге татар-болгар авылы күренешләрен карап, кинәнү хисләре кичергәндер дип уйлыйм. Ник дигәндә, анда татарларга хас булган тораклар да, амбарлар да, тегермән дә, келәт һәм ак мунча да, хәтта терлек абзарларына кадәр эшләнеп куелган иде. Гомумән, күпне күргән каләм әһелләре дә Болгардагы гали күренешләрне карап таң калды, татарларның үз халкыбыз белән горурлану хисләре арткандыр дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Икмәктән башка яшәп булмый, Коръәннән башка рухи якны тергезү мөмкин түгел дип уйладым.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!