
Мөселманнарның ачуы чыгуга сәбәп булган әлеге күренештә янгын сүндерүче Элвис хезмәттәшләренә чәй алып килә һәм шул вакытта идәнгә берничә кәгазь төшереп җибәрә. Алар арасында Әл-Мүлк сурәсенең 13-26 нчы аятьләре язылган бит тә була. Мультфильм герое шул биткә аягы белән баса да инде.
Британиянең Мөселман советы генераль секретаре урынбасары Микдад Верси, әлеге хәлне шәрехләп, продюсерларның ни өчен бу алымны куллануларын һич тә аңлап бетермәвен әйтә. Бу мультфильмны чыгарган HIT Entertainment компаниясе үзе бу күренештә тексты аңлашылмый торган бит күрсәтелергә тиеш иде дип аклана.
Ә Коръән аятьләре язылган сурәт өчен җаваплылык Кытайда мультфильмнар белән шөгыльләнүче фирмага төшкән. Җәмәгатьчелекнең бу хәлгә игътибары бик нык үсеп китү сәбәпле, HIT Entertainment компаниясе Кытайдагы компания белән килешүне өзгән. IslamNews хәбәр иткәнчә, HIT Entertainment компаниясе мондый аңлашылмаучанлык килеп чыгуга үкенүләрен әйткән.