Кол Шәриф мәчете сентябрьдә ремонтка ябылырга мөмкин

Кол Шәриф мәчете сентябрьдә ремонтка ябылырга мөмкин. Бу турыда Казан Кремле директоры Зилә Вәлиева белдерде.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 09
Кол Шәриф мәчете сентябрьдә ремонтка ябылырга мөмкин. Бу турыда Казан Кремле директоры Зилә Вәлиева белдерде.

Казан Кремле” музей-ядкәрлеге директоры Зилә Вәлиева “Би-би-си”ның рус хезмәтенә биргән әңгәмәсендә Кол Шәриф мәчетенең сентябрь башында ремонтка ябылу мөмкинлеге турында әйткән. Аның сүзләренә караганда, ремонт планга кертелгән һәм мөфти Илдус Фәизовка булган һөҗүм белән берничек тә бәйләнмәгән. Зилә Вәлиева Кол Шәрифтә ремонтның “витражларны ныгытырга” һәм “һава алмаштыру системасы эшендәге проблемаларны бетерү” өчен кирәклеген әйтте, дип яза татар-информ.

Директор урынбасары мәчетне ябу турында карар кабул ителмәде диелсә дә, мәчеткә ремонт уздыру кирәклеген әйтә.

Татарстан мөфтияте, үз чиратында, “анда ремонт көтелә. Йолалар үткәрелмәячәк", - дип белдергән.

Моннан тыш, мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Юныс үз теләге белән имам вазыйфасыннан киткән. Хәзер ул -Лондонда.

Шулай итеп, мөфти машинасын шартлатудан соң Татарстанда дини реформалар башланды.
Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе