
"Хаҗ һәм гомрә кылучылар өчен кулланма"да аңлатылганча, Изге Йорт белән саубуллашыр алдыннан, хаҗ кылучы "Мәсҗиде-хәрәмгә" саубуллашу тавафы ("Тавафу-л үәдәгъ") өчен барырга тиеш. Саубуллашу тавафы Мәккәдән китәр алдыннан гына кылына. Хәез вә нифас вакытында хатыннарга саубуллашу тавафын кылырга рөхсәт ителми.
Мәчеттән хаҗи гади генә чыга. Хаҗи әл-Мөлтәзәмәгә (кара таш белән Кәгъбә капкалары арасында) башын һәм күкрәген куеп, Аллаһка мөрәҗәгать итсә хәерле. Әбү Давыт: "Ибн Мәсгуд (р.г.) шул рәвешчә Аллаһка ялварган һәм мөрәҗәгать иткәнен күргән бар", - дигән.
Саубуллашкан вакытта Ибн Габбас р.г. түбәндәгене әйткән дип сөйлиләр. "Ий Аллаһ, мине синең колыңның улы! Миңа хаҗ сәфәре кылырга насыйп иттең, хаҗ гамәлләрен үтәргә булыштың.
Раббым, сөйгән колларыңа, хаҗ кылганнарга һәм кылмаганнарга Мөхәммәд өммәтендә булган һәммә бәндәләргә Үз рәхмәтеңне, сәламеңне һәм тынычлыгыңны сал. И Раббым, мине сакла, гөнаһлардан саклау белән миңа рәхмәтеңне сал. Булган нигъмәтләргә шөкерана кылучылардан ит. Көчебез җитмәгән нәрсәне йөкләмә. Күркәм каравың белән безгә кара, бездән разый бул. Ватаныбызга исән-имин кайтырга насыйп ит".
Соңыннан хаҗи Мөхәммәд с.г.в.-гә дога укый, аннан соң кайтып китә.