Хаҗга баручыларга чит ил паспорты ясату җиңеләйтелә

“ДУМ ТР ХАҖ” белгечләре хаҗга барырга әзерләнүчеләргә чит ил паспорты ясатырга ярдәм итәчәк.

БӘЙЛЕ
2013 Апр 25
"ДУМ ТР ХАҖ” белгечләре хаҗга барырга әзерләнүчеләргә чит ил паспорты ясатырга ярдәм итәчәк. Әлеге компания хезмәткәрләре хаҗиларга паспорт ясатыр өчен кирәк булган барлык документларны җыеп тапшырырга булышачак. Ә Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хаҗиларга паспортлар ясату өчен документлар кабул итүне аерым сәгатьләрдә оештырачаклар.

"ДУМ ТР ХАҖ” программасы җитәкчесе, Татарстан мөфтиятенең халыкара бүлеге башлыгы Руслан Нәфисуллин Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең чит ил паспортларын ясату бүлеге җитәкчесе Ринат Фазылов белән очрашкан вакытында шундый фикергә киленгән. Чөнки хаҗиларның күбесе – өлкән яшьтә. Аларга чит паспорты ясату өчен документлар туплап тапшыру мәшәкатьлерәк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе