Хәләл стандарты: теория һәм тәҗрибә

Иртәгә, ягъни 15 февральдә Россия Ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл”...

БӘЙЛЕ
2013 Фев 14
Иртәгә, ягъни 15 февральдә Россия Ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл” стандартлар комитеты катнашында, "Хәләл" стандарты: теория һәм тәҗрибә” дип аталган "түгәрәк өстәл" уздырыла. Әлеге чарада комитет хезмәткәрләре һәм уку йорты мөгаллимнәре Россия һәм дөнья күләмендәге хәләл индустриягә багышланган чыгышлар ясаячак. "Хәләл”, "харам” төшенчәләренә, ислам кануннары буенча хәләл ризык әзерләүгә кагылышлы сораулар каралыр дип көтелә.

Шуны да әйтергә кирәк, "түгәрәк өстәл"дән соң, комитет РИУ белән берлектә хәләл индустриягә багышланган курслар оештыра. Курслар хәләл товарлар җитештерүчеләр һәм сатучылар өчен махсус үткәреләчәк, дип хәбәр итә "Хәләл” стандартлар комитеты.

Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе