“Хәләл” комитеты тарафыннан сертификацияләнгән предприятиеләр исемлеге тулыландырылды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән предприятиеләр реестры...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 09
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы "Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән предприятиеләр реестры тулыландырылды.
Яңа предприятиеләр арасында Казанның ит ризыклары җитештерү белән шөгыльләнүче "Юлдаш” фирмасы һәм Яшел Үзән шәһәренең ипи һәм камыр ризыклары пешерүче "Кондитер” оешмасы бар.
Шулай ук сертификация вакыты чыккан предприятиеләр дә яңадан тикшерелгән. "Ставрополье бройлеры”, «Пятигорский», «Акашевская тавык фабрикасы» ширкәтләре, «Халитов», "Хисмәтуллин" шәхси предприятиеләре "Хәләл” стандарты буенча комитеттан һәм "Тест – Татарстан” үзәгеннән яңа сертификатлар алган.
Комитет сертификация вакыты чыккан, әмма яңадан тикшерү үтмәгән «Еманжелинск-икмәк”, «Лакомка», «Самараның икенче икмәк пешерү заводы», «Әл Бәрака» предприятиеләрен исемлектән төшереп калдырган дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе