Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамлаучы шәкертләргә дипломнар тапшырылды. Алар, өч ел уку дәвамында зачёт-имтиханнарны тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, "Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме" квалификациясенә ия булды.
Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә остазлары һәм Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Алар дини гыйлем алуның адәм баласы тормышында бик мөһим урын алуы турында сөйләде. ТРның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гыйлем алып кына түгел, аны таратырга да кирәклек турында әйтте. Кешеләрне дингә чакырганда, шәхси үрнәкнең зур урын алып торуына басым ясады.
Чыгарылыш курс шәкертләрен мөфти исеменнән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тәбрикләде. Ул имам-хатыйб булып эшләүнең зур вазыйфа булуы турында әйтте һәм мәхәллә белән эшләүдә уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин шәкертләрне дини хезмәткә чакырды. “Шәкертләрегез күп булсын. Шәкертләрегезне, туганнарыгызны дини уку йортларына укырга җибәрегез”, – дип, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Уку барышында, сессия дәвамында шәкертләр өчен һәр көнне очрашулар, мастер-класслар үткәрелде. Чалма чалу тәртипләрен өйрәнү, умартачылык серләренә төшенү, имамнарның вәгазь-нәсыйхәтләрен алу өчен бар мөмкинлекләр тудырылып, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырылды.
Мәдрәсә директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев дини гыйлем алуда туктамау кирәклеге турында әйтте.
Мәдрәсәнең быелгы чыгарылышы дини юнәлештә эшләүчеләрнең күп булуы белән аерылып торды. Читтән торып уку бүлеген тәмамлаучылар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Мәскәү, Ульяновск, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан, Мари-Эл Республикасыннан, Пятигорск шәһәреннән килүчеләр бар иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.