КДМУда “Ак халатлы фәрештәләр” медицина фестивале уза

Фестиваль кысаларында чыгарылыш студентлары белән эш алып бару ниятләнә

БӘЙЛЕ
2016 Фев 10

6-16 февраль көннәрендә Казан дәүләт медицина университеты “Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах” киңкүләм медицина фестивален уздыра. Аның кысаларында факультетларның презентациясе, дәвалау учреждениеләре, КДМУ музейлары буйлап экскурсияләр, тренинглар, конкурслар, психологик тестлаштырулар үткәреләчәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

6 нчы февральдә абитуриентлар өчен Татарстанның барлык үзәк район хастаханәләре, Казанның әйдәп баручы дәвалау, профилактик һәм социаль учреждениеләре ишекләре ачык булды. Укучылар белән очрашулардан соң, баш табиблар КДМУны тәмамлаган чыгарылыш белгечләре белән эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алышкан. КДМУ ректоры Алексей Созинов Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләрендә укучылар алдында чыгыш ясаган.

Булачак абитуриентлар 7 нче февральдә Казан медицина университеты белән танышкан.

Моннан тыш, 8-16 февраль көннәрендә КДМУның төп уку корпусында көн саен 16 сәгатьтә иң тәҗрибәле мөгаллимнәр медицина һәм социаль темага популяр лекцияләр укыячак. Лекциягә килә алмаучылар өчен КДМУ сайтында (http://www.kgmu.kcn.ru/abiturients/angels) он-лайн трансляция каралган.

Фестиваль кысаларында чыгарылыш студентлары белән эш алып бару ниятләнә. 8-12 февраль көннәрендә 5 көн дәвамында 15 сәгатьтә КДМУ территориясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Ю.А. Кнни һәм ординатура белән аспирантураның белем бирү программалары буенча проректоры А. Малова тарафыннан КДМУны тәмамлаган яшьләргә консультацияләр уздырылачак.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе