
28 августта “Гаилә” мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы узачак. Беренче тапкыр оештырыла торган чара Республика көненә багышлана.
Конкурста һәркем сәләтен күрсәтә ала. Катнашучылар берничә яшь төркеменә бүленә. Бәйге һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшьләрне һәм дини җырлар традицияләрен саклаучы өлкәннәрне берләштерә. Бу бик әһәмиятле.
“Конкурсның Республика көненә аталып үткәрелүе очраклы түгел, – ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Чөнки Татарстанда дини һәм милли традицияләр борынгыдан үзара үрелеп килә. Әлеге бәйге, ел саен үткәрелә торган булып, җәйге яллар сезонын төгәлләүче бер күркәм чара булып китәр, дип өметләнәбез”.Бу хакта Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты хәбәр итә.