"KAZANHALAL 2012” III халыкара күргәзмә-ярминкәсен «Хәләл индустрия милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган хезмәттәшлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белән берлектә оештыра. Быел халыкара күргәзмә-ярминкә "Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк.
Күргәзмә-ярминкәдә катнашу эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салырга, сату базарын киңәйтергә, продукцияне киң җәмәгатьчелеккә һәм сату челтәренә чыгарырга булышачак, Россия һәм дөньядагы башка төбәкләрнең хәләл базары торышы белән таныштырачак. Әлеге чара Россиягә мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга булышлык итә.
Күргәзмәнең төп максаты - Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән хәләл продукцияне һәм төрле хезмәтләрне тәкъдим итү. Хәләл продукцияне мөселманнарга кулланырга яраклы дип кенә түгел, бөтен экология таләпләренә туры килә торган чиста азык-төлек дип күрсәтү бурычы куела. Хәләл – ул азык-төлек кенә түгел, финанс, медицина, туристлык өлкәсендә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү дә.
KAZANHALAL күргәзмә-ярминкәсе махсуслаштырылган зур чара булып тора, ул үзебездә һәм чит илләрдәге хәләл товарлар җитештерүче оешмаларны берләштерә. "KAZANHALAL 2012” программасы хәләл-экспозиция, тематик мастер-класслар, тәмләп карауларны һәм башка чараларны үз эченә ала.
Әлеге күргәзмә-ярминкә кысаларында "2012 елда хәләл индустриясе” эшлекле форумы уза. Әлеге эшлекле чарада "Хәләл” индустриясенең үсеше, "Хәләл” сертификацияләү ирекле системасы, логистика, консалтинг, хәләл продукциясенең үсешен һәм сатылуын тәэмин итү кебек әһәмиятле мәсьәләләр яктыртылачак. Анда Россия, БДБ илләреннән, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыштан 150ләп компания катнашачак, дип хәбәр итә "KAZANHALAL” күргәзмә-ярминкәсен оештыру комитеты.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Манаралар, айлы манаралар.
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.