2013 Апр 29
Узган шимбәдә (27 апрель)"Ярдәм" Милли ислам хәйрия фонды вәкилләре белән Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге активистлары Восход-Серов урамы киселешендәге күл буен чистартты. Аның янында (Коләхмәтов - Серов урамнары чаты) яңа мәчет төзелеше бара. 
Шимбә өмәсендә Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Ул яшь мөселманнарга Казан шәһәрен чистартуга өлеш кертүләре өчен зур рәхмәт белдерде.
Чыганак: "Матбугат.ру"