2013 Авг 20
13-17 ноябрь көннәрендә Казанда "Мультимәдәни җиһанда ислам" форумы узачак. Әлеге чара Татарстан башкаласында өченче тапкыр оештырыла, "Мөселман хәрәкәте һәм хәзерге мәгълүмат кырында ислам тәгълиматларын тарату" дигән темага багышлана.
Бу форумны Казан федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты оештыра дип хәбәр итә "Азатлык.орг".