
Конференциядә Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Мордовия, Самара, Эстония журналистлары килергә теләк белдергән. Аларның күбесе үзенең эшчәнлеге белән таныштырачак. Җыенда эш күбрәк тәҗрибә уртаклашу һәм берләшү юнәлешендә алып барылачак дип хәбәр итте "Татар-информ".
Бөтенроссия җыены вакытында "Мөселман журналисты кодексы”н кабул итү көтелә, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Конференциядә шулай ук ислам тематикасы белән шөгыльләнүче тикшеренүчеләр катнашыр, дип көтелә.