
Әлеге чара Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә.
Ярышларга Казандагы барлык мәчетләр дә катнашачак, һәр команда 8 кешедән торачак. Җиңүчеләргә исә Кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бу чараның максаты – мөселман яшьләре арасында физкультура һәм спортның абруен күтәрүдән, аларны спортның уен төрләре белән иң мавыгуына китерүдән гыйбарәт.
Әлеге чара Серов урамының 4а йортындагы "Ярдәм” мәчетендә узачак. Телефоны: 8 927 426 79 18.