Казанда Мөхлисә Бубый исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Премия “Милләт аналары” татар мөселман хатын-кызлары форумының пленар утырышында тапшырылды

БӘЙЛЕ
2015 Дек 11

“Казан” милли мәдәният үзәгендә “Милләт аналары” татар мөселман хатын-кызлары форумы уздырылды. Анда Татарстан районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән 200 делегат катнашты.

Форумның көннең беренче яртысында үткәрелгән пленар утырышында Россиядә татар мөселман хатын-кызлары хәрәкәтен көчәйтү, дини-мәгърифәти, социаль-мәдәни юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган һәм халкыбызның рухи-әхлакый мирасын саклауга зур өлеш керткән мөслимәләргә күренекле мөгаллимә, ислам дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый исемендәге премия беренче мәртәбә тапшырылды.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә куелган әлеге бүләккә быел “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина, әлеге оешма активисты, Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Габделганиева һәм гомуммәгълүм Рәшидә абыстай Исхакый лаек булды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе