Казанда “Боинг” һәлакәтендә вафат булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум акча түләячәкләр

“Казан” Халыкара аэропортында “Боинг 737-500” очкычы һәлакәткә очрау нәтиҗәсендә вафат булганнарның гаиләләренә һәр корбан өчен 1 млн сум...

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 18
"Казан” Халыкара аэропортында "Боинг 737-500” очкычы һәлакәткә очрау нәтиҗәсендә вафат булганнарның гаиләләренә һәр корбан өчен 1 млн сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Әлеге акчалар ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бирелә.

"Казан” Халыкара аэропортында "Боинг 737-500” очкычы һәлакәте нәтиҗәсендә вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максаты белән, ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан вафат булганнарның гаиләләренә (һәр корбанга) 1 млн сум күләмендә матди ярдәм күрсәтергә”, - диелә документ текстында.

Татарстан Финанслар министрлыгына Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына очкычта вафат булган пассажирларның гаиләләренә акча түләү өчен 50 миллион сум акча күчерергә кушылган.

Әлеге карарның үтәлеше өстеннән контроль ТР Премьер-министры Юрий Камалтыновка йөкләнелгән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе