Казан тормыш сыйфаты буенча илнең иң яхшы шәһәрләре өчлегенә керде

Чаллы - Россиядә торак фонд сыйфаты һәм ТКХ эше буенча лидер шәһәр

БӘЙЛЕ
2016 Янв 13

Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләре рейтингында лидерлар өчлегенә керде. РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының Социология департаменты Россия шәһәрләрендә яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын бәяләүгә багышланган чираттагы тикшеренүләр нәтиҗәсен бастырды.

Тикшеренү Россиянең 38 зур һәм урта шәһәрендә үткәрелгән. 2014 елда узган алдагы тикшеренүдәге кебек үк, шәһәрләрдә тормыш сыйфатын бәяләү өчен өч төрле алым файданылган.

Матди иминлек дәрәҗәсе буенча тикшеренү үткәрелгән шәһәрләр арасында зур аерма белән Мәскәү лидерлык итә. Аннан соң Владивосток, Красноярск, Екатеринбург һәм Хабаровск килә. Медицина хезмәте күрсәтү буенча беренче урыннарны Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллы, Төмән һәм Ижевск били.

Белем бирүнең сыйфаты буенча Санкт-Петербург, Томск, Төмән, Чиләбе, шулай ук Хабаровск әйдәп бара. Әлеге күрсәткеч буенча Әстерхан, Липецк, Чаллы, Тольятти артта калучылар рәтендә.

Шул ук вакытта Россиядә торак фондның сыйфаты һәм ТКХ эше буенча Чаллы, Грозный, Төмән, Мәскәү һәм Краснодар шәһәрләре беренче. Россиянең иң төзек шәһәрләре (тикшеренү үткәрелгән шәһәрләр арасында - ) - ул Грозный Казан, Төмән, янә Чаллы һәм Кемерово.

Илдә юл хуҗалыгы сыйфаты Төмән, Чаллы, Новокузнецк, Грозный һәм Казан беренчелекне били.

Иң югары сыйфатлы тормышлы шәһәрләр булып Севастополь, Краснодар, Казан, Төмән һәм Грозный санала, дип ассызыклый социологлар.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе