Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы клубы төзелә

Татарстанда “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының икенче яшьләр моделе” дип аталган халыкара белем бирү форумы уза. Чара 10 июльгә кадәр дәвам итә. Казанда ОИКның клубын төзү планы бар.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 04
Татарстанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ОИК) “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының икенче яшьләр моделе” дип аталган халыкара белем бирү форумы уза. Чара 10 июльгә кадәр дәвам итә. Казанда ОИКның клубын төзү планы бар.

Форумда 35 илдән 170ләп вәкил катнаша. Яшьләр җыенына Сирия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Мали, АКШ, Босния һәм Герцеговина, Сомали, Нигерия, Азәрбайҗан, Алжир, Албания, Мисыр, Әфганистан, Индонезия, Бахрейн, Габон, Иордания, Гамбия, Камерун, Йемән, Тайланд, Казахстан, Кипр, Марокко, Төркия, Сенегал, Оман кебек күп илләрдән килгәннәр.

Форум кысаларында Казанда да оешманың клубын ачу каралган. Әлеге клуб Россиянең мөселман яшьләрен бөтен дөньяда шушы юнәлештә эшләүче клублар белән элемтәләр урнаштырырга тиеш була.

Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, Төркия һәм Азәрбайҗандагы шушындый клублар уңышлы эшләп, яшьләр сәясәтендә үзләренең башлангычлары белән чыгалар икән. - Татарстанда Халыкара яшьләр чараларын уздыруның уңай яклары бик күп. Мисал өчен, Татарстан яшьләре Халыкара грантлар ота ала, Татарстаннан чит илгә укырга студентлар җибәрү мөмкинлеге артачак. Татарстаннарның төрле конференцияләргә баруына караганда, чит ил яшьләренең Татарстанга килүе отышлы. Бу Татарстанның зур дөньяга күпер салу булып торачак, — дигән фикердә студентлар Лигасы җитәкчесе, “Сәләт” оешмасы вәкиле, аспирант Тимур Сөләйманов.

Хәзер клубның концепциясен эшләү, структурасын һәм составын формалаштыру процессы бара. Клубны төзү буенча инициатив төркемгә әлегә “Сәләт” яшьләр үзәге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Россия ислам университеты, “Идел” яшьләр үзәге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге кергән.

Форумны оештыручылар әйтүенчә, катнашучылар дөнья җәмәгатьчелеген борчый торган проблемалар һәм низагълар турында фикер алышып, аларны хәл итү юлларын табарга тырышачак, дип яза татар конгрессы сайты.

Әмма яшьләрне эшлекле сөйләшүләр генә көтми. Форум кысаларында алар Казан, Болгар, Биләр буенча сәяхәт итеп, төрки-татар мөселманнарының мәдәнияте белән таныша алачак.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дөньяда иң дәрәҗәле мөселман берлеге санала. Ул үз эченә 1,5 млрд халкы булган 57 илне берләштерә.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе