Камил Исхаков: Сез шәһәрнең аерым бер бизәге

Кичә, ягъни 25 июльдә – Рамазанның алтынчы көнендә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә кызы Тереза Камал тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесенә...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 26
Кичә, ягъни 25 июльдә – Рамазанның алтынчы көнендә Казандагы "Сөләйман” мәчетендә кызы Тереза Камал тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесенә башкаланың элекке мэры Камил Исхаков килде.
Белгәнебезчә, 2005 елда Казанның 1000 еллыгын уңышлы гына үткәргәннән соң, Камил Шамил улын кинәт кенә Ерак Көнчыгышка Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләделәр. Ә аннары аны Ислам Конференциясе оешмасына Россиянең вәкиле итеп җибәрделәр. Хәзерге вакытта Камил Шамил улының Казанда икәнлеге турында ишеткән идем, мәгәр үзен күргәнем булмады.
Менә безнең алдыбызда Казанның мең еллыгын тиешле югарылыкта уздыру өчен үзенең көчен дә, вакытын да кызганмаган фидакарь затларның берсе – Камил Исхаков утыра. Ул башта мәчетне карап чыкты, аннары бирегә укырга килгән сукырлар белән аралашты.
"Без аның "Сөләйман” мәчетенә авыз ачарга киләсе турында ифтар башланырга бер сәгать калгач кына белдек. Ашыгыч рәвештә тагын өч дистә кешегә табын әзерләргә туры килде. Казанның элекке мэры бездә күзләре күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтүдән канәгать калды диясем килә, чөнки ул киткән чагында: "Сез Казанның аерым бер бизәге булып торасыз. Ничек мин сезнең мондый эшчәнлегез хакында элек белмәдем икән?!”-дип үзенең гаҗәпләнүен белдерде”,-диде мәчетнең баш имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов.
Ифтар мәҗлесе барышында мәчетнең имам-хатибы Фәнис хәзрәт Мингәрәев (ул күзләре буенча инвалид) татарча ислам диненең фазыйләтләре һәм уразаның кешеләргә уңай йогынтысы хакында зур эчтәлекле вәгазь сөйләде. "Йөрәктән-йөрәккә” оешмасының җитәкчесе Тереза Камалның һәм аның ире Хәсәннең русча сөйләгән вәгазьләре шулай ук ислам дине кыйммәтләренә, аерым алганда, ата-ананы ихтирам итүгә багышланган иде.
"Сөләйман” мәчетенә авыз ачарга һәм Тәравих намазы укырга ниятләп килгән мөселманнар Казанның элекке мэрыКамил Исхаков һәм аның эшлекле кызы Тереза Камал белән очрашудан канәгать калдылар диясе килә.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе