Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесы белән берлектә әзерләнгән күргәзмә яшәп килгән бизәкле, төгәлрәге, күп тырышлык һәм осталык таләп иткән каюлы күн нәфис сәнгатенә багышлана, дип хәбәр итәләр музейдан. Үз вакытында К.Насыйри үзенең татар халкы этнографиясе тарихына нисбәтле хезмәтләрендә Казан татарлары традицияләренә, гореф-гадәтләренә аеручы зур игътибар биреп, төрле һөнәрчелек үрнәкләрен барлаган, һәм моңа күн мозаикасы сәнгате дә керә.
Күргәзмәдә исә барлыгы 22 бөртек хезмәт урын алган: намаз комплекты, төрле тематикага панно, киемнәр. Студентларның хезмәтләре традицияләрне саклый, татар халкының борынгы сәнгатенә яңача караш ташлап, алар хезмәтләренә новаторлык та хас. Экспозициягә куелган хезмәтләр каюлы күн сәнгате теленең фәлсәфи тирәнлеген, күпкырлылыгын һәм катлаулыгын, матурлыгын һәм байлыгын күрсәтә.
Татар халкының тарих чоңгылына төшеп барган күн сәнгатенең соңгы елларда торгызылуы – бик күркәм, мөһим казаныш. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Әнвәр кызы Җәмилова тырышлыгы белән, мәсәлән, Казан сәнгать училищесында күнне сәнгати эшкәртүдә югалып барган традицияләре торгызылган.
2002 елдан бирле әлеге талантлы рәссам-педагог җитәкчелегендә декоратив-кулланма сәнгать бүлегендә “Күнне сәнгати эшкәртү” белгечлеге алучылар кулдан гөлләр тамызып, үзенчәлекле әсәрләр иҗат итә.
“Татар-информ”