Күзләре күрмәүче гүзәл затлар өчен чираттагы чыгарылыш кичәсе үткәрелде

2012 елның 25 апрелендә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүче хатын-кызларның ай буена дини белем алулары буенча чираттагы курслары башланган иде.

БӘЙЛЕ
2012 Май 25
2012 елның 25 апрелендә Казандагы "Сөләйман” мәчетендә күзләре күрмәүче хатын-кызларның ай буена дини белем алулары буенча чираттагы курслары башланган иде. Кичә исә әлеге төркемнең тантаналы чыгарылыш кичәсе үткәрелде.
Мәчеттә дини белем алырга теләк белдергән 23 кешедән гариза алынган инде. Алар Кыргызстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән – Башкортстан, Дагыстан, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Мәскәү, Пермь һәм башка калалардан килде.
Күзләре зәгыйфь кешеләрне тернәкләндерү барышында шактый бай программа тәкъдим ителде. Ай дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән затлар Брайль системасы буенча Коръәнне укырга өйрәнде, шулай ук аларга фикһ (шәригать белеме), гакыйдә, сира (Пәйгамбәребез тормышы тарихы) фәннәре укытылды.
Белем алу Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмасы нигезендә, шулай ук ислам тематикасына багышланган аудио һәм видео китапларны кулланып башкарылды.
Шәкертләр биредәге тренажер залда шөгыльләнде, аларга җирле шартларга яраклашып йөрү һәм бармакларның сизгерлеген арттыру максатыннан, махсус уеннар да оештырылды.
Дәресләрнең бер өлеше махсус программа белән тәэмин ителгән компьютер классларында алып барылды. Азрак күрүчеләр анда электрон почта, интернет, социаль челтәрдән файдалану күнекмәләрен үзләштерде.
Инвалидлар бу тернәкләндерү курслары барышында Казандагы "Рәйхан” кафесында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә багышлап уздырылган кичәдә, танылган ислам мәгърифәтчеләре белән очрашуларда катнаштылар; аларга Татарстан башкаласындагы театрларны тамаша кылулар насыйп булды, дини тематикага багышланган төрле бәйгеләр һәм викториналарның үзәгендә кайнаштылар.
"Сөләйман” мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренчә, әлеге төркемгә тагын ике кеше килеп кушылган. Аларның күбесен биредә гыйнвар аенда инде бер тапкыр белем алган хатын-кызлар тәшкил иткән. Ягъни күзләре зәгыйфь гүзәл затлар элек алган белемнәрен ныгыткан. Әлбәттә, араларында беренче мәртәбә белем алучылар (алары 6 кеше) да бар иде. Тантана вакытында шул 6 мөслимәгә Брайльчә нәшер ителгән Коръән китаплары, элек алу насыйп булмаганнарга электрон Коръәннәр, дисклар таратылды.
Мәликә ханым белән сөйләшкән чагында сүзебезгә гаиләсе белән Казанда яшәүче Әминә апа Ахунова килеп кушылды. Ул кызы Фәридә биредә дини белем ала башлагач, аңарда күп якка уңай үзгәрешләр булуы хакында бәян кылды һәм Тернәкләндерү үзәге әһелләренә җылы хисләрен ирештерде.
Тантаналы кичә вакытында күзләре зәгыйфь мөслимәләр Аллаһының гыйлемен бирүдә үзләренә илтифатлы булганнары, тәмле ашатканнары, чәй белән сыйлаганнары өчен "Сөләйман” мәчете хезмәткәрләренә, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды җитәкчеләренә олуг рәхмәтләрен белдерделәр, изге эшләрендә уңышлар, бәхет-шатлык теләделәр.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе