
“Мин Тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру өчен бөтен көчемне куячакмын. Тотрыклы үсеш – ул җир йөзендә тынычлыкка ирешүнең нәтиҗәле юлы”, - дигән Әминә ханым, Нью-Йоркта журналистлар алдында чыгыш ясаганда.
Мөслимә хәерчелек белән көрәшүне, яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыруны һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тигезлек булдыруны төп максат итеп куя.
Әминә Мөхәммәд 1961 елда туган, Нигериядә һәм Берләшкән Корольлектә белем алган. Кияүдә, алты баласы бар.
Элегрәк Әминә ханым Нигерия Президенты киңәшчесе булып хезмәт иткән, шулай ук Нью-Йоркта Колумбия университетында белем биргән, дип яза Ислам.ру.