2012 Июл 25
Кичә, ягъни 24 июльдә "Азатлык” Татар яшьләре берлеге әгъзалары Батыршаның үлеменә 250 ел тулуны искә алды.
"Азатлык” Татар яшьләре берлеге әгъзалары башта Муса Җәлил һәйкәле янында җыелды. Аннан соң, алар җәяүләп Казан кирмәне дивары буйлап барып, 1552 елда Казанны саклаучылар истәлегенә куелачак һәйкәл урынында Батырша хөрмәтенә чәчәкләр салды. Шунда ук Батыршаның һәм татар халкынынң азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшеп вафат булучыларның рухларына багышлап Коръән аятьләре укылды.
"Азатлык” Татар яшьләре берлеге вәкиле Наил Нәбиуллин, "Бүген Батыршаның һәлак булган көне. Без аны шушы көндә искә алып, рухи мирасын башкаларга тапшырырга телибез. Кызганыч, Батыршаның кем икәнен халык белми. Безнең төп максатыбыз - Батыршаны халыкка таныту һәм ул тарихны кайтару”, - дип белдерде.
Батыршаның кем булуын белергә теләүчеләр өчен:
Батырша (1710 – 1762, 24 июль) (тарихи әдәбиятта – Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин; чын исеме - Габдулла Гали улы) – 1755-1756 еллардагы мөселман баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла. Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле мишәр авылында туа. Татарстан җирендәге Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый. 1744-45 елларда Барда якларында мөгаллимлек итә. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Шәригатьне тирән белүе белән аерылып тора. Еш кына хакимнәр тарафыннан мирас эшләрен хәл итәр өчен чакырыла. 1754 елда Себер юлы ахуны булып сайланыла, ләкин бу вазифаны алмый. 1754-55 елларда Уса, Себер юлларының байтак кына волостьларында була. Урыс хөкүмәтенең христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп 1755 елның язында мөселманнарны җиһадка (баш күтәрүгә) өнди. Баш күтәрүләр Урыс империясе тарафыннан басыла һәм 1758 елда Батырша каторгага җибәрелә. 1762 елда аннан качкан вакытта дүрт сакчыны балта белән чабып үтерә һәм үзе дә үтерелә.
Чыганак: "Азатлык.орг"