Бу форум физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар өчен тәҗрибә уртаклашу һәм үзләренең тернәкләндерү үзәкләрен тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Мәликә ханым “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәген һәм “Гаилә учагы” балалар йортын тәкъдим итте.
Җыенда Казан, Екатеринбург, Чиләбе һәм Сургутның тернәкләндерү үзәкләре һәм социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.
Форум барышында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды белән “Ноябрьскиның үзенчәлекле балалары” иҗтимагый оешмасы арасында ике яклы килешү төзелде. Ул авыр тормышка дучар булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.