Яшьләргә бүләккә Казанның Киров һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов исеменнән Изге Коръән тапшырылды. Ул аларга тормышта юл күрсәтүче булып, Исламдагы югары әхлакый кыйммәтләр белән танышырга ярдәм итәчәк.
"Без күптәннән инде гаилә корырга теләгән идек. Никах таныклыгындагы 500 саны безнең өчен көтелмәгән, шул ук вакытта күңелле хәл булды. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бер билгедер - гаиләбездә барысы да яхшы булыр дип уйлыйм", - диде кәләш.