
Утыз Имәни исемендәге мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән. Мәчет бинасы 180 кеше сыйдырышлы. Беренче катта хатын-кызлар өчен, ә икенче катта ир-атлар өчен намаз бүлмәләре урнашкан, дип хәбәр итә татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.