2012 Ноя 09
10,11,12 һәм 17,18 ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты базасында “Россия дөньяви һәм дини мәгарифендә заманча уку-укыту технологияләре” дип аталган һөнәри белемне үстерү курслары үткәрелә. Әлеге курсларны Этномәдәни мәгариф фәнни-методик үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дини мәгариф учрежденияләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен оештыра.
Курсларда заманча уку-укыту технологияләре буенча белемнәрне ныгытудан тыш, 2012 ел җәендә мәдрәсәләрдә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренә кагылышлы фикер алышу да көтелә дип хәбәр итте "Думрт.ру".