Иртәгә Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге “Ислам һәм татар дөньясы” дигән “түгәрәк өстәл” уздыра

Иртәгә, ягъни 18 июльдә Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитетының Казан бүлеге әһелләре Россия Ислам университетында...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 17
Иртәгә, ягъни 18 июльдә Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма Комитетының Казан бүлеге әһелләре (аның рәисе - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов)Россия Ислам университетында "Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе” дип аталган "түгәрәк өстәл” утырышы уздыра. Әлеге концепция татар дин әһелләренең өченче Бөтенроссия форумы вакытында тәкъдим ителгән иде.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма Комитетының Казан бүлеге 2007 елдан бирле актив эшләп килә. Бу вакыт эчендә "Болгар” милли хәйрия фонды белән берлектә, башкалада һәм Татарстанда татар телен һәм мәдәниятын үстерү буенча дистәләрчә чаралар уздырды.
18 июльдә узачак чара милли һәм дини җәмәгатьчелек катнашында татар мәдәнияты үсешенә яңа импульс бирү максатыннан оештырыла.
"Түгәрәк өстәл”нең максаты – "Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен татар халкының хәзерге тормышына кертү механизмнарын һәрьяклап карау буенча фикер алышу. Әлеге чара кысаларында, "Татар халкы тарихында ислам”, "Татар халкының дини карашлары”, "Ислам һәм хакимият проблемалары”, "Мультимәдәниятле дөньяда ислам”, "Ислам һәм гаилә кыйммәтләре”, "Татарларда мәхәллә”, "Мөселман мәгарифе”, "Мәгълүмат дөньясында ислам” мәсьәләләре буенча фикер алышу көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе