2013 Мар 05
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизов Татарстан мөфтилегеннән китәргә карар кылган.
Бу хакта "Татар-информ” агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле бул. Агентлык белән әңгәмә корган кеше сүзләренә караганда, Фәизов аны үзенә чакырган һәм сәламәтлеге аркасында китүе турында хәбәр иткән. Мөфти үз урынына килгән кешене хуплауны сораган.
Иртәгә бу нисбәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы булыр дип көтелә. Көн тәртибенә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең вазыйфасыннан китүенә кагылышлы мәсьәлә дә кертелгән. Әлегә мөфтиятнең матбугат хезмәте бу уңайдан аңлатмалар бирми.
Чыганак: "Татар-информ"