Мәркәзебез Казанда берләштерелгән бер мөхтәсибәт урынына 4 яңа мөхтәсибәт ачылачак. Бу хакта карар Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында кабул ителде. Әлеге карар нигезендә мәркәзебезнең Вахитов һәм Идел буе районнарын берләштергән мөхтәсибәтнең имам-мөхтәсибе, моңа кадәр Казан мөхтәсибәте башлыгы булган Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитов билгеләнделәр. Совет районы имам-мөхтәсибе – Нияз хәзрәт Закиров, ә Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнарын берләштеүче мөхтәсибәтнең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов булачаклар. Искәртеп узам, бүгенге көндә Казанда 57 мәчет эшли. Мәхәлләләр саны 81.
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте әлеге адымны, башкалада мәчетләрнең саны артуы белән аңлата. Димәк имам-мөхтәсибләрнең җаваплылыгы тагын да арта, төрле экстремистик агымнарны кисәтү, мәләлләләрдә яшәүче халык белән араларны тагын да ныгыту һәм башка дини, милли мәсьәләләр аларга йөкләнә.
"Ярдәм" мәчете Эльвира ИБРАҺИМОВА.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!