Галимнәр шулай ук көн саен диетик газировка куллануның инсультка китерергә мөмкинлеген дә ачыклаган. Шикәрне алмаштыра торган матдәләр кушып ясалган эчемлекләр акылга зыян килүнең сәбәпчесе дә була ала икән.
“Безнең тикшеренүләр нәтиҗәләре шикәрле эчемлекләрнең күп куллану белән баш миенең кечерәю һәм хәтер начараю арасында элемтә барлыгын күрсәтә”, - дигән АКШның Бостон университетыннан невролог Мэттью Пас.