14 ноябрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Франциядәге теракт уңаеннан, кайгы уртаклашты.
“ Франциядә 100дән артык кешенең гомерен өзгән һәм бу илдә яшәүчеләрнең язмышын яралаган бер-бер артлы берничә теракт булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән коточкыч терактта туганнарын, якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам.
Йөрәкләргә үткән авыр кайгы хисен җиңү өчен сабыр һәм нык булу мөһим. Раббыбыз тынычлык, сабырлык бирсен. Шулай ук Татарстан мөселманнарын терактта мәрхүм булганнар рухына һәм зыян күргәннәргә ярдәм сорап дога кылырга чакырам.
Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак”, - диелә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
“Татар-информ”