Фәнни китапханәдә дингә һәм хокукларыбызга багышланган чара үткәрелә

30 июньдә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты әһелләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 18
30 июньдә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты әһелләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, "Дин һәм хәзерге заман дәүләтенең конституцион хокукы” дип аталган "түгәрәк өстәл" уздыра. Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән "Коръән елы” кысаларында үткәрелгән әлеге чираттагы чара КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе залында үткәрелә.

Түгәрәк өстәлдә ТР Президенты аппараты, Дәүләт Советы, ТР Югары суды, ТР Прокуратурасы, Россия ислам университеты, Казан Епархиясе, Иран, Төркия консуллыклары вәкилләре катнашуы көтелә. Чарага Казан университеты галимнәре, конституцион хокук һәм дин буенча белгечләр чакырулы. Сөйләшү барышында Россиянең бүгенге конституцион хокуклар кырында дини оешмалар һәм дәүләт арасында үзара хезмәттәшлекне камилләштерү концепциясен эшләү бурычы тора.

Чара сәгать 9.00 дә башлана дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе