"Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, татар драматургиясе классигы Туфан Абдулла улы Миңнулин вафат булды. Бу хактагы хәбәр гомерендә бер тапкыр гына булса да аның бай әдәби мирасы белән танышкан һәркемне тетрәндерде.
1990 елдан башлап, ул Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булып сайланды, күп еллар Дәүләт Советы депутаты булды, һәрвакыт үзенең актив тормыш позициясен күрсәтеп килде. Аның сүзе, аның фикере беркемне дә битараф калдырмады. Гомере буе ул татар халкы, туган тел һәм мәдәният мәнфәгатьләрен, милли традицияләр һәм тарихны яклады. Бу хакта ачыктан-ачык һәм турыдан-туры әйтә килде.
Ул тормышны бөтен барлыгы белән яратты, хезмәт кешесен ихтирам итте. Безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре шул хакта сөйли. Без күп сорауларга тормыш зирәклеге белән җавап биргән, барыннан да бигрәк "язылмаган” законнар, ягъни гомумкабул ителгән әхлак нормалары буенча яшәгән парламент депутатын сагынырбыз әле. Безгә озак еллар бергә эшләргә насыйп булды. Дәверебезнең бу күренекле вәкиле белән аралашып яшәвем өчен, язмышыма рәхмәтлемен. Ул миңа һәрвакыт үзенең төпле киңәшләрен бирә иде.
Кызганыч, язмыш аңа бик аз вакыт бирде һәм Туфан Абдулла улының таланты тулысынча ачылып җитә алмады. Аның соңгы әсәрләренән берсе булган "Төш” фәлсәфи пьесасы буенча күптән түгел генә Тинчурин театрында спектакль куелды. Әлеге әсәр аны бөтенләй башка яктан ачты. Төш һәм чынбарлык аша кешенең үзен чолгап алган чынбарлык турында фикерләве аша ул бу дөньяда ничек яшәргә, сиңа бирелгән вакытның кадерен белергә кирәклеген күрсәтә.
Татар дөньясы өчен Туфан Миңнуллинның абруе бәхәссез иде. Аны ихластан яраталар һәм бик хөрмәт итәләр иде. Халык күңелен шулай яхшы белүчене без әле бик күп еллар сагынырбыз. Аның турындагы якты хатирәләр безнең күңелдә мәңге сакланыр”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!